Бишенче номерлы балалар бакчасында «Алина» курчак театры артистлары кунакта булды
Мәгариф

Бишенче номерлы балалар бакчасында «Алина» курчак театры артистлары кунакта булды

Балаларга җан җылысы, күтәренке кәеф һәм яңа дуслык хисләре бүләк иткән өчен «Алина» курчак театры артистларына зур рәхмәт!

Бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасында "Алина" курчак театры артистлары "Алтын чеби" дигән искиткеч музыкаль әкият тәкьдим иттеләр.

Әкиятнең һәр мизгеле балалар күңеленә хуш килде! Геройлар белән бергә җырлап, биеп, күңелле минутлар үткәрделәр. Балаларның шат авазлары һәм елмаюлары — бу чараның иң зур бүләге булды.  

Балаларга җан җылысы, күтәренке кәеф һәм яңа дуслык хисләре бүләк иткән өчен "Алина" курчак театры артистларына зур рәхмәт! 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


курчак театры

Нет комментариев