Егетләр республика этабына чакыру алды (+фото)
Мәгариф

Егетләр республика этабына чакыру алды (+фото)

Укытучы Нияз Шиһапов, мастер Рәйхан Низамов әзерләгән студентлар зона этабында җиңү яулады.

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары “Автосессия-2021” һөнәри осталык конкурсының зона этабында дүртенче урын яуладылар. Һәм республика этабына чакыру алдылар.

Студентлар дәүләт техник каравын узуда, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, җиңел автомобильне фигуралы йөртүдә көчләрен сынадылар.

– Җиңүчене ачыклаганда секундлар һәм сантиметрлар да хәл итә. Егетләребез бик тырышты, афәрин. Инде республика этабында да уңышлы чыгыш ясарга язсын, – ди егетләрне конкурска әзерләгән мастер Рәйхан Низамов.

Фото: автор

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


автосессия

Нет комментариев