Яңа уку елы якынлаша, Балтачта белем йортлары балаларны кабул итәргә әзерме? (+фото)
Мәгариф

Яңа уку елы якынлаша, Балтачта белем йортлары балаларны кабул итәргә әзерме? (+фото)

3 августтан 11 августка кадәр район башкарма комитеты карары нигезендә төзелгән комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Районыбызда 57 белем бирү оешмасы: 14 урта, 7 төп мәктәп, 16 мәктәп-бакча, 17 балалар бакчасы һәм 3 филиал эшләп килә. Белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгына, туклануны оештыруга, уку җиһазларының, китапханәләрнең, спорт залларының әзерлегенә, территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелде.

Һәр объектта планлаштырылган ремонт эшләре башкарылган һәм учреждениеләр 2022-2023 уку елында балаларны каршы алырга тулысынча әзер диярлек.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев