Бүген бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы сабыйлары көзге бизәкләр белән якыннан танышу максатыннан, табигать кочагында ял иткән.
Биредә сабыйлар рәхәтләнеп матур-матур яфраклар җыйган, "сары" диңгездә йөзеп уйнаган, аккан суга карап, рәхәтләнеп хыял дөньясына чумган. Әлеге сихри мизгелләрнең тәрбиячеләр фотога төшереп алырга өлгергән мизгелләре белән сез дә танышыгыз. Вакыт юк дип көзге матурлыкны күрмичә калмыйк.
Фотолар Рәмзия Мөхәммәтгалиева һәм Ләйсән Хуҗинаныкы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев