Нормада Простоквашино геройлары нишләгән?
Мәгариф

Нормада Простоквашино геройлары нишләгән?

Норма урта мәктәбендә Яңа ел тамашалры бик күңелле үтте. Барлык бәйрәмнәребез дә шаулап-гөрләп, балаларның шат авазы астында узды.

1-4 сыйныфлар  өчен Простоквашинодан әтәч белән эт, почтальон Печкин белән песи дә килгән иде. 5-8 сыйныфлар әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Шалкан, кызыл калфак, теремкәй һәм башка бик күп әкиятләр иленә бардылар.
9-11 сыйныфлар үзенә күрә бер сихри кышкы балда булдылар. Барлык бәйрәмнәребез дә шаулап-гөрләп, балаларның шат авазы астында узды. Яңа ел бүләкләрен Кыш бабай белән кар кызы таратты. Тамашалар балаларга бик ошады, ә Кыш бабай белән аның оныгын алар икенче елга тагын килегез дип чакырып калдылар.

Алия Хисамова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Норма урта мәктәбе

Нет комментариев