Салавыч балалары сөенә, әти-әниләре бигрәк тә...
Мәгариф

Салавыч балалары сөенә, әти-әниләре бигрәк тә...

Cалавыч балалар бакчасы капиталь ремонттан сон танымаслык булып үзгәрде.

Бик зур рәхмәтебезне районыбыз башлыгы Рамил Рашитовичка, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдусовичка, ремонтны башкарып чыккан «Стройсервис» җитәкчесе Наил Камиловичка һәм аныӊ бригадасына, әти-әниләргә, коллетивка җиткерәсебез килә. Аерым рәхмәт бик зур матди ярдәм күрсәткәне өчен «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Рамилевичка.

Безнен районда гына түгел, бөтен Татарстанда болай итеп капиталь ремонт ясалган балалар бакчасы юктыр! Бина чит илләрдәге затлы бинадай әллә каян балкып тора, дип шалтыраталар бертөркем әти-әниләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев