Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Татарстан мәктәпләренә «Физик-химик алга китеш» проектына 44 млн сум бүлеп биреләчәк

Онлайн-платформа булдырачаклар, анда дәресләргә язылырга һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булачак

Татарстанда мәктәп укучылары өчен яңа белем бирү проекты эшли башлады. «Физик-химик алга китеш» проектына  бюджеттан 44 миллион сум бүлеп бирәчәкләр, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары сайтында. Акча 5-8 нче сыйныф укучылары өчен факультатив дәресләргә китәчәк, анда экспериментларга һәм практикага басым ясалачак.

Проектны ике этапка бүләчәкләр. Башта программалар, методикалар әзерләячәкләр, цифрлы платформаны эшләтеп җибәрәчәкләр һәм педагогларны сайлап алачаклар. Ә инде 2026 елның көзендә укулар үзләре башланачак. Укучылар өчен төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге сигез программа эшләнәчәк, өстәвенә, вакытның 70 проценты гамәли эшләргә биреләчәк. Укучыларга үз куллары белән экспериментлар ясап булсын өчен уку әсбаплары һәм тәҗрибә җыелмалары бирәчәкләр. Лабораторияләрдә куркынычсызлык мәсьәләләре аерым каралачак.

Шулай ук онлайн-платформа булдырачаклар, анда дәресләргә язылырга һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булачак. Укытучылар махсус әзерлек узачак.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев