Түнтәрлеләр кышкы табигатькә сокланып дәрес хәзерли
Мәгариф

Түнтәрлеләр кышкы табигатькә сокланып дәрес хәзерли

Түнтәр урта мәктәбенең 5нче сыйныф кызлары татар теле укытучылары Лилия Нәкыйпова белән кышкы сәяхәткә чыгып, кышкы могҗизаларны күзәтеп, әйтеп бетергесез хис-кичерешләр җыеп кайтканнар.

– Сөйләм телен үстерү дәресе алдыннан кышкы табигатькә сокланып, күңелләребезгә илһам алып кайттык. Ә өй эшебез – тиңдәш кисәкләр кулланып, әлеге дәрес турында инша язу иде. Кем күбрәк илһам алып кайтканын киләсе дәрес күрсәтер, – дип шатлыклары белән бүлештеләр кызлар. Шулай шул уку, дәрес, белем диеп кенә дүрт стена арасында ятмый әзрәк табигать почмагына да чыксаң, тирә-юньдәге моңарчы күзгә күрелмәгән сихрилекләр дә икенче яктан тагын да гүзәлрәк булып тоелырга мөмкин.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Түнтәр мәктәбе

Нет комментариев