Югары уку йортына керергә җыенмаучы укучылар өчен имтиханнар май азагында була
Мәгариф

Югары уку йортына керергә җыенмаучы укучылар өчен имтиханнар май азагында була

XI сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең төп вакыты 24-28 майга планлаштырылган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел югары уку йортына керергә җыенмаган XI сыйныф укучылары өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнары 24-28 майда узачак.

«XI сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең төп вакыты 24-28 майга планлаштырылган», — диелә РИА Новости агентлыгының Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәрендә.

Расписаниедә шулай ук рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүнең өстәмә сентябрь чоры да (2021 елның 3-17 сентябре) каралган. Ул билгеләнгән вакытта имтихан тапшырмаган укучыларга аттестат алырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


имтиханнар бди ВУЗ

Нет комментариев