Галия апаны 95 яшьлеге белән куратор котлады (+фото)
Мәрхәмәтлелек

Галия апаны 95 яшьлеге белән куратор котлады (+фото)

Балтач бистәсенә яшәүче Галия Нәбиева бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Аны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә район кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов та килде. Алар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Галия Нәбиева хакындагы язма белән “Хезмәт” газетасының чираттагы санында таныша алачаксыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


өлкән юбилярлар

Нет комментариев