Ачык сулыкларда коронавирус йоктырып буламы?
Сәламәтлек

Ачык сулыкларда коронавирус йоктырып буламы?

Белгечләр ышандырганча, елга күлләрдә курыкмыйча су коенып була — COVID-19 йокмаячак.

Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында аңлатуларынча, бу аеруча кояш нурларының тәэсире белән бәйле. Моннан тыш, әлегә коронавирусның су аша таралырга сәләтле булуына фәнни дәлилләр юк, дип яза gazeta.ru.

«Ачык сулыкларда инсоляция югары, ә бу коронавирус өчен зыянлы», — дип аңлатты Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының CMD молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев. Шул ук вакытта, Татарстанда әлегә чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына гына күчәләр һәм пляжларны ачуга рөхсәт юк.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус яңа таҗлы вирус

Нет комментариев