Сәламәтлек

Татарстан вакцина сатып алуга 150 млн сум бүлеп бирәчәк

Өстәмә акчалар эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар өчен вакциналарны үзәкләштерелгән сатып алуга юнәлдереләчәк

Татарстанда 2026 елда халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү программаларын финанслауны арттырырга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Өстәмә акчалар эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар өчен вакциналарны үзәкләштерелгән сатып алуга юнәлдереләчәк.

Башта бу максатларга төбәк бюджетында 86,8 млн сум салынган иде. Хәзер тагын 63,2 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу вакциналар сатып алуны финанслауның гомуми суммасын 150 млн сумга җиткерәчәк.

ВестиТатарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев