Республикада бер тәүлек эчендә 7,8 мең кеше коронавируска тест узган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 70 очрагы теркәлгән.
«Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 237 кешегә җитте», - дип искәртте спикер.
Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә коронавируска 7 890 тест үткәргән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 13 704 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.
Фото: Владимир Васильев
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев