Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 155кә җитте.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1949 елгы хатын-кыз, шулай ук 1955 һәм 1960 елгы ир-атлар дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 8 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 155кә җитте.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кеше үлгән коронавирус

Нет комментариев