Армрестлинг буенча узган Россия беренчелегеннән Балтачлылар яхшы хәбәрләр белән кайттылар (+фото)
Спорт

Армрестлинг буенча узган Россия беренчелегеннән Балтачлылар яхшы хәбәрләр белән кайттылар (+фото)

Котлыйбыз!

14 марттан 19 мартка кадәр Орëл шәһәрендә армрестлинг буенча узган Россия беренчелегеннән Балтачлылар яхшы хәбәрләр белән кайттылар. Россиянең 46 субъектыннан 700 дән артык спортчы катнашкан ярышларда,безнең районнан 10 спортчы кыз катнашты: Шәфигуллина Айгөл, Багаветдинова Нәргизә, Вәлиева Камилә, Закирова Зәлинә, Исхакова Нәфисә, Шишкина Ксения, Бурашова Мәликә,Сәлахетдинова Диләрә, Хәбибуллина Азалия, Исмәгыйлева Тәнзилә.

14-15 яшьлек кызлар арасында Тәнзилә Исмәгыйлева 🥉урын,
16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында
Ксения Шишкина һәм Камилә Вәлиева 🥇урын яуладылар.
Ксения Шишкина спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде, ә Камилә Вәлиева Россиянең спорт мастеры булды.

Балтачыбызның һәрвакыт җиңүгә омтылган нык ихтыяр көчле кызларын ихлас күңелдән котлыйбыз!💐💐💐
Кызларны ярышларга әзерләгән, ерак шәһәрләрдә аларның иминлеген, сәламәтлеген кайгырткан остазларга, әти-әниләргә зур рәхмәт!

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


спорт армрестлинг

Нет комментариев