Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның егет-кызлары кабат беренче

Теләче районында мөмкинлекләре чикле булган егет-кызлар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

8-10 ноябрь көннәрендә Теләче районында мөмкинлекләре чикле булган 21-50 яшьтәге кешеләр арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм мөмкинлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр егет-кызлар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Азнакай, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Әлмәт районнары, Казан шәһәре спортчылары катнашты. Безнең районнан да Марсель Вәлиев, Рузия Галиева, Лилия Мөбәрәкҗанова, Фәнис Миңнемуллин (җитәкчеләре Фагыйль Гайнетдинов) катнашты.

Лилия Мөбарәкҗанова һәм Рузия Галиева үз үлчәү авырлыкларында беренче урын яуласа, Марсель Вәлиев белән Фәнис Миңнемуллин икенче призлы урын яулады.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армрестлинг