Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

БАЛТАЧНЫ ТАНЫТКАН БАТЫРЛАР -2 (дәвамы)

Газета укучыларыбыз хәтерлидер: үткән ел шушы вакытта, район, авылларда Сабантуйлары гөрләгән чакта “Хезмәт”ебездә “Балтачны таныткан батырлар” исемле язмада Сабантуйларда батыр калган, зур уңышларга ирешкән көрәшчеләребез турында истәлекләр биргән идек.

“ӘЛЕ ДӘ ЕГЫЛЫП БУЛСА ДА ЧЫГАМ”

–Авыл Сабантуенда малайлар көрәшенә алдарак та керә, җиңә идем, көрәш белән чын-чыннан җиденчедә укыганда, секциягә йөреп шөгыльләнә башладым. 1981-1982 елларда яшьләр арасында көрәштем, ике тапкыр Рәсәй беренчелеген, бер тапкыр Татарстан чемпионатын, ике тапкыр “Татарстан яшьләре” газетасы призын оттым. 1983 елдан зурлар арасында көрәшә башладым. 70 килограммда унбиш ел буе беренчелекне бирмәдем, Татарстан беренчелегендә өч тапкыр чемпион калдым, Муса Җәлил призында өченче урын алдым. Сабантуйларда үзебезнең авылда 4-5 тапкыр батыр калдым, Чепья, Малмыж, Вахит, Йөрек Сабантуйларында, үзебезнең район Сабантуенда үз авырлыгымда 7-8 тапкыр батыр калдым. 20 ел көрәшеп, призлы урыннардан төшмәдем. 2000 елда Муса Җәлил призына ярышлар Балтачта үтәсе иде. Шуңа хәзерлек вакытында билсез калдым, шөгыльләнә, катнаша алмадым. Умырткалыкта бүсер таптылар да, зур көрәштән киттем. Әмма 2007 елга кадәр Сабантуйларда көрәштем әле. Күп еллар авыл Сабантуенда хөкемдар булып катнашсам да, йөрәк түзми, әле дә кереп, егылып булса да чыгам. Иң истә калган Сабантуе дигәндә, үзебезнең авылда армиягә киткәнче унынчыны тәмамлаган елны соңгы өчлеккә кадәр барып җитүемне, Фидаил абый Шакиров, Миңнегали абый Шакировлар белән көрәшеп, өченче урынга калуымны әйтер идем. Бик тә сөенгән идем. Балаларга килгәндә, олы улымның көрәшкә исе китмәде, Хәниф исә районда урыннар алгалады. Казанга укырга киткәч, тренировкаларын ташлады да, ярышка баргач, имгәнүләр ала башлады. Көрәш бит ул шундый әйбер, анда ныклы хәзерлексез генә, көрәшим әле дип кенә уңышка ирешеп тә, гомумән, көрәшеп тә булмый. Шуңа күрә үзем туктаттым дисәм дә була. Әле алай  да түзмәде, үткән ел авыл Сабантуенда көрәшеп, икенче урынны алды. Көрәшүемнең уңай якларын бик күп күрдем, көрәштә гел җиңгәч, башка эштә дә, комбайнда да, тракторда да гел беренче буласы килә. Ниндидер шундый мавыгу барлыкка килә.

Тәбрис МӘННАПОВ:

“БАШ БАТЫРГА КӨРӘШЕП ТӘ КАРАМАДЫМ”

–Җиденчедә укыганда көрәш белән кызыксына башласам да, 8-9ынчыны бетергәч кенә Сабантуйларда көрәшә башладым дип хәтерлим. Тугызынчыны тәмамлаган елны Сосна Сабантуенда зурлар арасында көрәшеп, баш батыр калдым. Аннан соң Салавыч, Субаш, Малмыж, Йөрек, Мари Илендәге Бәрәңге районы, үзебезнең Балтач Сабантуйларында күп тапкырлар җиңдем. Төгәл санын да хәтерләмим инде. Өч тапкыр Муса Җәлил турнирында җиңүче булдым, бер тапкыр Союз күләмендә икенче урынны алдым. 70-80 килограммнарда көрәшсәм дә, иң күп җиңүләрне 75 килограммда алдым. Әле 49 яшемдә дә район Сабантуенда икенче урынны алдым. Башка көрәшмәдем инде. Район Сабантуенда баш батырга көрәшеп тә карамадым, чөнки Рафис Насыйбуллинның бик гайрәтле еллары, ул барында безнең кебекләргә беребезгә дә шанс юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш