Балтачта Данияр Кәримов футбол турниры үткәрде
Спорт

Балтачта Данияр Кәримов футбол турниры үткәрде

Бәйге быел унынчы мәртәбә оештырылды

Елдагыча матур традиция буенча быел янәдән, хәрби диңгез-флоты көне уңаеннан, Данияр Кәримов футбол турниры үткәрде.

Бәйге быел унынчы мәртәбә оештырылды.

Киеренке ярышта «Газмяз» (Балтач) командасы беренчелекне яулады. «Интер», – икенче, «Тайфун» командасы –  өченче, «Ливень» дүртенче булды. Котлыйбыз!.

«Иң яхшы саклаучы» – Данил Фәләхетдинов («Тайфун»), «Иң яхшы һөҗүмче» – Ислам Шәрәфиев («Газмяз»), «Иң яхшы капкачы» – Алмаз Сабирҗанов – («Тайфун»), «Иң яхшы уенчы» – Ильяс Фәйзрахманов («Интер»). «Иң яхшы арбитр» исеменә Рәсүл Фәйзрахманов лаек булды.

«Интер»дан Галимҗанов Радик, «Ливень»нан Солтан Сөләйманов иң яхшы голлар кертүчеләр булдылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


футбол

Нет комментариев