Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан?
Спорт

Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан?

Катнашучыларга көч бирү өчен 22 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, «Кызыл юл» авыл хужалыгы кооперативы һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 22 февраль көнне сәгать 10да сөт-май комбинаты янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар hәм 8 март халыкара хатын кызлар бәйрәменә багышлынган картинг ярышлары уздырыла. 

Ярышлар дүрт төрле машиналарда җиде катериядә үткәреләчәк: «Стриж», «Хонда-200» — 9-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар, «Хонда-270»- 14-17 яшьлекләр, «125»- 14-18 яшьлекләр. Ярышыбызга ямь өстәп әниләрнен дә катнашуы көтелә. Ярышларда күрше районнардан да спортчылар катнашачак. 

Катнашучыларга көч бирү өчен 22 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев