Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Беренчелекне яулап булмады!”

БалтачлыларТатарстан чемпионатында призлы урын яуладылар.

15-18 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды. Ярышларда Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Кукмара, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба районнарыннан, шулай ук Казанның Вахитов һәм Совет районнарыннан 12 команда катнашты. Безнең команда составында чыгыш ясаган Илнур Мәрдәнов, Салават Габдрахманов,Гатауллин Хәлил, Габдрәфыйк Фәйзрахманов, балалардан Азат Хөрмәтуллин, Рамилә Шаһимәрданова, Сәйдәш Камалов матур уен күрсәтте. Үзебезнең категория районнар арасында Балтач җыелма командасы 3 урынны яулады.

– Ярышларда катнашу өчен “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗев иганәчелек ярдәме күрсәтте. Аңа эшендә һәм тормышында зур уңышлар телибез, – ди тренер Ландыш Гарифуллина.

Фото: Ландыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат