Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдырган бит бу малай!

4 яшьлек Федор Русиянең Рекордлар китабына кергән.

Барнаулда яшәүче 4 яшьлек Федор Чепурнов 21 минут эчендә 1100 тапкыр чүгәләп күрсәткән. Бу вакыт эчендә бала хәтта хәл алырга да туктап тормаган.
Малай үзе әйтүенчә, ул әле арып та өлгермәгән. Алай гына да түгел, хәтта кечкенә спортчының маңгаена тир дә бәреп чыкмаган. Аның бу казанышын тамашачылар алдында Русиянең Рекордлар китабы вәкилләре теркәгән.

Федорның әтисе улының үзенчәлекле сәләтен бер ай элек күреп кала. Малай беренче тапкыр 190 тапкыр чүгәли. Аларның фатир номеры нәкъ шундый санлы була. Алдагы көнне — 300, аннары — 500, бераздан 900 тапкыр “ых” та итми чүгәли ул.

Ә берничә камера төшереп һәм секундомер санап торганда, Федя туктарга уйламый да, тик 1100 тапкыр чүгәләгәннән соң, аны әтисе туктата.

Яшь рекордсменның уңышлары бу гына түгел әле, ул ике яшеннән хоккей һәм көрәш белән дә шөгыльләнә, дип яза Кызыл таң.

Фото: Социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рекорд