Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәмне алыштырган ярыш…

Ярышларыбыз да соңгы вакытта камилләшеп килә. Сан, тамга өчен килүчеләребез бетеп килә.17 командадан 79 көрәшче кичкә кадәр бил алыштылар.

Яшерен-батырын түгел, без яшь чакта гөрләтеп бәйрәм иткән Октябрь бәйрәмнәре дә бетеп китте. Әле ярый, районыбызда шушы чорда узучы көрәш ярышыбыз бар. Әле анысы да нинди генә ярыш. Моннан чирек гасыр элек, Нормада районыбызда беренче булып төзелгән, “Сельхозтехника” ның республикада да тиңнәре булмаган спорткомплексында ачылган, тәүге ярыш буларак оештырылган, Тимирязев исемендәге хуҗалык призына узучы бик мавыктыргыч ярышларыбыз бу.

Озын гомерле бу ярышларыбыз турында быел “озын теллеләрдән” – быелгы ярышлар булмый икән дигән яман сузләрдә чыккан иде. Ничек итеп әтисе башлаган эшне улы ташласын инде. Булат Исрафиловның зур тырышлыгы белән быелгы 26 сезон ярышлары да бик матур узып китте.

Бу көн чын бәйрәм төсен алды. Иртә таңнан “Балтач” спорткоплесында көрәшчеләребезне тальянчыларыбыз чын Сабантуйлардагыча каршы алдылар. Аларның чыгышын район үзешчәннәре дәвам итте. Көрәшчеләребезне котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урыбасары Илшат Галимуллин пәһлеваннарыбызның быелгы уңышларына соклануын яшермәде. Шатлык та зур бит, районыбыз республика рейтингы буенча хәзергә беренче урында. Менә шушы урынны саклау бурычы да куелды.

Ярышларыбыз да соңгы вакытта камилләшеп килә. Сан, тамга өчен килүчеләребез бетеп килә.17 командадан 79 көрәшче кичкә кадәр бил алыштылар. Көчләр дә тигезләшә бара хәзер. Көчле көрәшчене һәркем үзенә тартырга гына тора. Билгеле, көрәшләрнең бер генә - һәркем очен анлашылып бетмәгән ягы булды-яңа көрәш кагыйдәләре. Гомер буе бил алышкан егетләребез өчен дә бу кагыйдәләр зур бер сынау булды. Ияләнелмәгән әле бу кагыйдәләргә. Шуңадыр да, бик зур саклык белән көрәшергә туры килде, аларга.

Төп көрәш келәм хуҗалары белән, яңгуллыларның, салавычлыларның тартышуы белән булды, диясем килә. Тулы состав белән килгән сөт-май комбинаты, “Маяк” ,”Арбор”, “Кызыл юл” хуҗалыгы көрәшчеләре дә алар өчен кайбер уңайсызлыклар китереп чыгарды, билгеле. Әнә бит, өченче урынны яулаган “Татарстан” командасы “Арбор” командасыннан бер генә очко белән генә өстен чыкты. Хәер, көрәш көчле булганлыктан, очколар аермасы да зур булмады, җиңүчеләр арасында.

Җиңүче командага дигән зур тәкәне келәм хуҗалары үзләренә калдыра алмадылар, Яңгулга җибәрделәр. Шулай да икенче урынга бик сөенделәр. “Татарстан” командасы да сонгы вакытта үзен таныта башлады. Алмаз Галиев тырышлыгы белән бу авылдан менә дигән егетләр чыга башлады. Дилүс Сабиров, Фәннур Латыйпов, Марат Әхмәтҗанов кебек егетләре инде республикада танылу ала башладылар. Булдыра яшьләребез. Килидән Айнур Ганиевның авыр үлчәүдә үзеннән бермә-бер авыр булган Наил Садыйковны келәмгә тотып атканын күрсәгез сез. Шаккатмалы булды аларның бу бил алышы. Инде алдагы ярышларда җиңүләр генә телисе кала.

Батырларыбыз белән дә танышып узыйк инде.

60 кг.га кадәр - 1.Руфил Хәбибуллин /Борнак/, 2.Дилүс Нуриев /Тимирязев исем.хуҗ./, 3.Расил Сабирҗанов /Тимирязев исем.хуҗ./.

65 кг. - 1.Илдан Әхмәтханов /”Яңа тормыш”/, 2.Ранил Ганиев /Тимирязев исем.хуҗ./, 3.Эльвир Батыршин /”Кызыл юл”/ .

70 кг. - 1.Илназ Минмуллин /”Арбор”/, 2.Ирек Әхмәтханов /Яңа тормыш”/, 3.Фәнзил Шакиров / “Арбор”/.

75 кг. - 1.Фәннур Латыйпов /”Татарстан”/, 2.Максим Максимов /”Труд”/, 3.Нурвил Дәминов /”Татарстан”/.

85 кг. - 1.Салават Әсхәдуллин /”Арбор”, 2.Айдар Галиев /Тимирязев исем.хуҗ./, 3.Руслан Йосыпов /”Яңа тормыш”/.

100 кг. - 1.Айрат Хәйруллин /”Яңа тормыш”/, 2.Рушан Зарипов /”Арбор”/, 3.Булат Вафин /”Кызыл юл”/.

Югары үлчәүдә - 1.Айнур Ганиев /”Тимирязев исем.хуҗ/, 2.Айдар Апанов /”Татарстан”/, 3.Динар Фатихов /”Яңа тормыш”/.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш