Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чемпионаттан җиңү белән кайттылар

Балтач җыелма командасы Түбән Новгород шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы Чемпионатында беренче урынны яулады.

26-28 ноябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты узды. Җыелма команда беренче урынны яулады.

Эльвира Сәлахетдинова – беренче, Алинә Афанасьева, Камилә Вәлиева, Камилә Исмәгыйлова, Адилә Шәрипова – икенче, Алинә Ермалаева – өченче, Энҗе Гайнетдинова, Алинә Мостафина, Полина Антонова дүртенче урын яуладылар.

Яшьләр арасында Айгөл Вәлиева – икенче, Диләрә Мортазина, Марат Әхмәтҗанов – өченче, Илсинә Дәминова бишенче урынга лаек булды.

Хатын-кызлар арасында Айгөл Вәлиева беренчелекне яулады. Диләрә Мортазина, Энҗе Гайнетдинова, Илсинә Дәминова дүртенче урынга лаек булды. Спортчыларны ярышларга тренерлар: Ранил һәм Рамил Сафиуллиннар, Фагыйль Гайнетдинов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армрестлинг