Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Диния нәзарәте Кубогын отучылар быел да хаҗга юллама алачак

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә.

2021 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак.

Шәһәрнең “Витязь” спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы Кубогы тапшырыла.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.

Шунысы игътибарга лаек: узган турнирда 116 спортчы, шул исәптән Татарстан, Удмуртия, Самара, Оренбург һәм Башкортстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан 12 спорт мастеры һәм 11 спорт мастерлыгына кандидат катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 85 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Яр Чаллы спортчысы Данил Хәйриев лаек булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогын Яр Чаллы командасы отты.

Шунысы да бар, Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, ярышларда җиңүчеләр арасында быел да хаҗга юллама уйнатылачак. Бу юлы да гомрә хаҗына да юллама бүләк итәргә уйлыйлар. Дөрес, әлегә чикләр ачылырмы, юкмы - билгесез, әмма оештыручылар быел откан юлламага изге сәфәрне алдагы елларда үтәргә мөмкин булачак, дип белдерде.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш Диния нәзарәте Хаҗга юллама