Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь йөзүче Назлыгөл Шәрипова

Беркайчан да бирешмәскә, үзегез сайлаган юлда гел алга барып, уңышларга ирешүгезне телим!

Бу мәкаләмдә мин сезне бик күп медальләре белән шаккаттырган сыйныфташым Назлыгөл Шәрипова белән якыннан таныштырам. Ул болай, читтән караганда, гади генә балалар кебек "Балтач гимназиясе«нең 5 нче «Б» сыйныфында белем ала.

• Яраткан дәресе: рәсем сәнгате;
• Хыялы: йөзүчеләрнең остазы булу;
• Яраткан шөгыле: йөзү.


Менә шул яраткан шөгыле аны бик күп медальле иткән дә инде. Ничек дисезме? Әйе, миндә дә шул сорау иде. Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга теләп, мин Назлыгөлнең үзе белән сөйләштем. 

— Назлыгөл, син ничә яшьтән йөзү белән шөгыльләнә башладың?

— Мин кечкенә чагымнан спорт тапшырулары карый идем. Алар миңа бик ошады, һәм 6 яшь тулгач, әнием йөзү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Әлбәттә, мин риза булдым. Хәзер дә мин Балтач районында урнашкан «Дулкын» бассейнына йөрим.

— Тренировка алдыннан сез нишлисез, нинди күнегүләр ясыйсыз?

— Тәнебезне җылытыр өчен, башта төрле күнегүләр ясыйбыз. Аннан соң йөзү техникаларын кабатлыйбыз. 

— Үзеңнең бер көнеңне сөйлә әле.

— Иртән 6да торам һәм мәктәпкә җыенам, аннан соң 7:15тә инде мәктәптә булам. 13:55тә дәресләр бетә, 14:30да өйдә булам. Шуннан соң әзрәк өй эшен эшлим. Сәгать 4тә тренировка башлана, ул кичке 7гә кадәр бара. 19:30да мин өйдә булам, сәгать 8дә кичке аш ашыйм, аннары калган өй эшен эшлим. Вакыт калса ял итәм. Аннан соң йокларга ятам.

— Ай-яй, көнең минутлап язылган диярсең! Ярышларда нинди авырлыклар бар, һәм син аларга ничек карыйсың?

— Әйе, йөзүдә дә авырлыклар бар. 1 секундның кечкенә генә бер өлеше аркасында 1 нче урынга кермичә калган очраклар да булырга мөмкин. Бу җиңелүләрем мине бик борчый, шуңа да карамастан, мин алга барам, яңа үрләргә ирешүемне дәвам итәм.

— Нинди бәйгеләрдә катнаштың? Алар кайсы шәһәрләрдә узды?

— Мин 5 ел буена, төрле бәйгеләрдә катнашып, 42 медаль алдым. Чаралар Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Чистай һәм Арча шәһәрләрендә үткәрелде.

— Шаккаткыч бу! Рәхмәтләреңне кемгә әйтер идең?

— Беренче чиратта әти-әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа һәрчак терәк, гел булышалар, төрле чараларга йөртәләр. Әлбәттә, үземнең остазым — Андрей Валентин улына рәхмәтлемен. Ул  бик тырыш һәм үз эшен яхшы белүче кеше.

— Мәкаләне укучыларга нәрсә теләрсең?

— Мин сезгә беркайчан да бирешмәскә, үзегез сайлаган юлда гел алга барып, уңышларга ирешүгезне телим!

Язилә Гарифуллина

 Балтач гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү буенча ярышлар