Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көчле беләкле гүзәл кызларыбыз Балтачны Рәсәйгә танытты

Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелегендә райондашларыбыз бик уңышлы чыгыш ясап, 8 мартка якыннары өчен зур бүләк ясадылар.

6-8 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Һәм биредә райондашларыбыз бик уңышлы чыгыш ясап, Халыкара хатын-кызлар көненә якыннары өчен зур бүләк ясадылар.

14-15 яшьлек кызлар арасында (40 кг) Түнтәрдән Гөлия Йосыпова сул кул белән – икенче, уң кул белән беренче урынны яулап, гомуми нәтиҗәдә икенче урынга лаек булды.

14-15 яшьлек кызлар арасында (45 кг) Чутайдан Мәликә Бурашова уң кулы белән – икенче, сул кулы белән бишенче урынны алып, гомуми нәтиҗәдә өченче урынны биләде. 14-15 яшьлек кызлар арасында (50 кг) Салавычтан Камилә Вәлиева сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урынны алып, гомуми нәтиҗәдә икенче урынга лаек булды.

14-15 яшьлек кызлар арасында (55 кг) Яңгулдан Нәргизә Баһаветдинова сул кулы белән дә, уң кулы белән дә җиңү яулап, алтын медаль иясе булды. Борнактан Әдилә Хәбибуллина ике кулы белән дә дүртенче урынны алып, гомуми нәтиҗәдә дүртенче булды.

14-15 яшьлек кызлар арасында (70 кг) Түнтәрдән Камилә Исмәгыйлева уң кулы белән – беренче, сул кулы белән өченче урынны яулап, көмеш медаль иясе булды.

16-18 яшьлек кызлар арасында (45 кг) Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова сул кулы белән дүртенче булды.

Түбәндәге кызларыбыз да беренче унлыкка керделәр: Афанасьева Алина, Ермолаева Алина, Гайнетдинова Энҗе, Вәлиева Айгөл. Барлык гүзәл затларыбызны һәм аларның тренерлары Фагыйл Гайнетдинов белән Ранил Сафиуллинны әлеге җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, алга таба тагын да зурырак уңышларга ирешергә язсын!

Фото: sport_shkola_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Көчле беләкле гүзәл кызларыбыз Балтачны Рәсәйгә танытты ??

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше армрестлинг