Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Киләсе елларга бәлки бүтәннәр дә кушылыр"

Балтач бистәсендә яшәүче Сөләймановлар гаиләсе Бөек Җиңүгә 75 ел уңаеннан район тирәли марафон оештырды.

Районыбызда спорт сөюче гаиләләр арасында Балтач бистәсендә яшәүче Сөләймановлар  аерым урын алып тора. Алар, чын мәгънәсендә, сәламәт яшәү рәвешен үз итүче гаилә. Гаилә башлыгы Илшат Сөләйманов спортның бөтен төрен дә ярата, бигрәк тә балаларын шашка-шахмат уйнарга, велосипедта узышырга, чаңгыда ярышырга өйрәтеп, кечкенәдән үк тренировкаларга йөртеп, ярышларда катнашып хөрмәт казанды. Әниләре Айгөл дә, биләгән вазыйфасы гаять тә җаваплы булуга карамастан, балалары шөгыльләнгән спорт төрләрендә үзен сынап карарга да өлгерә. Ә ике бала - Гөлшан белән Солтанның чаңгы һәм шашка өлкәсендә ирешкән уңышлары бихисап күп. Гөлшан инде хәзер Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныфын тшмамлады, шәхсән үзем дә язганым бар Гөлшанның спортта ирешкән уңышлары турында, ул чакта әле ул балалар бакчасына гына йөри иде.     

 

Менә шушы гаилә бер елны да калдырмыйча Балтач бистәсе буйлап узучы   велосипедчылар марафонында катнаша.  Быел да бик көткәннәр, тик эпедимия галәмәте андый марафоннарга чик куйды шул.  Алай да Сөләймановлар әтиле-кызлы үзләре марафон оештырырга уйлый. Аларга Гөлшанның сыйныфташы, 8 «б” сыйныфы укучысы Илназ Кәбиров та кушыла.   Велосипедчыларның маршруты түбәндәгечә:

 

 Норма - Урта Көшкәт - Чепья-Иске Чепья-Смәел - Ор- Яңгул- Салавыч-  Норма- Балтач. Әлеге авыллардагы һәйкәлләр янына  туктап, истәлеккә фотоларга төшәләр.  Төш авышкач чыгып киткән велосипедчылар кичке сәгать сигезгә бистәгә кайтып та җитәләр. Барлыгы 62 километр юл үткәннәр.

- Без дә барасы идек лә, -  ди әниләре Айгөл.­ Тик ул кадәр араны үтү Солтанга авыр булыр дип уйладым. Аннан үзем дә Урта Көшкәттән ары узалмам кебек тоелды (көлә).Әмма киләсе елларда калмаска исәп, ничек тә иярергә тырышачакмын. Һәм бу марафонда безнең янәшәгә башка гаиләләр дә кушылсын иде. 9  май - бәйрәм тирәләрендә  бергә бергә әби-бабаларыбызның Җиңү язларын яңартып кайту  мәгънәле булыр иде.

Теләге булганнарга яхшы тәкъдим. Чыннан да, бәлки кушылыучылар да табылыр. Районда велоспортны сөючеләр күп бит.                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марафон велоспорт