Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшәбез дә көрәшәбез...

Мәрхум Дамир истәлегенә оештырылучы бәйгебез дә менә шул ел буена баручы ярышларның матур бер үрнәге булып тора. Менә икенче ел инде бәйгебез яңа төзелгән мәдәният йортында уза.

Үткән гасырның  80 нче  елларында  татар көрәшенең  “Хәтәр” батыр булып чын легендасына әверелгән Дамир Сафиуллинның да вакытсыз арабыздан киткәненә быел 14 ел булган инде. Үзенә генә хас көче, осталыгы белән башкалардан аерылып торган Дамир узенең матур көрәше белән генә түгел, үзенең гадилеге, кешелекле булуы белән авылдашлары, райондашлары арасында зур хөрмәт казанган шәһес булды. Шуңадыр да аны туган җирлегендә онытмыйлар, аның истәлегенә традиция буенча  көрәш бәйгесе уздырып, күңелләре белән үз араларына кайтаралар. Бу яктан, җирле җитәкчеләргә аерым рәхмәтле без.

Районыбызда  халык телендә  Яңгул иле дип йөртелүче бу җирлектә ел буена спорт ярышларының бетеп торганы юк. Бу җирлек үз авылы хезмәтчәннәре арасында спортның 10 төре буенча Спартакиада уздыручы бердәнбер авылыбыз да әле ул. Инде менә аның нәтиҗәсен без авылның “Балык көнендә“ күрәбез. Гүзәл табигать кочагында, ямьле Шушма елгасы буенда  җәмгыять җитәкчесе Мәгьсүмҗан Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Гариповлар  ярышларда катнашкан барлык спортчыларны  җыеп, мул-сыйлы табын артында  бәйрәм оештыралар.

Мәрхум Дамир истәлегенә оештырылучы бәйгебез дә менә шул ел буена баручы ярышларның матур бер үрнәге булып тора. Менә икенче ел инде бәйгебез яңа төзелгән мәдәният йортында уза. Районыбызның бар җитәкчеләре үзләренең авыл көрәшчеләренең бил алышуын  шушы бәйгедә рәхәтләнеп утырып тамаша кылалар. Бу яктан да нык ота Яңгул җитәкчеләре”. Елдан ел күңелебез сөенә генә",- ди Мәгьсүмҗан Равил улы.

“Остарганнан остара, ныгып бара бил алышучыларыбыз. Сөлге тотмаган егетләр килми безгә хәзер. Без бу ярышыбыз белән Яңгулны гына данламыйбыз, районыбызны да республика күләменә чыгарабыз. Безнең ярышларыбыз Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы ярышларына менә дигән сайлап алу ярышлары да бит“,-  дип, сөенә бу җирлек җитәкчеләре.

Чыннан да шулай.  Бөтен күңелләрен биреп көрәштеләр ир-егетләребез. Шушында ук яшьләребезгә дә үз остазлары белән көч сынашыргша зур мөмкинлек бирелде. “Болай булса, яшибез әле”...  Монысы инде, халыкара класслы спорт остасы, район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов сүзләре. Бәйгене ачып җибәреп аярышларны ахырына кадәр тамаша кылды ул. Нишлисең бит, көрәшче каны үзенекен эшли...

Районыбызның 15 төбәгеннән җыйналган 52 көрәшче арасында бил алышып, бәйгенең “иң-иңнәре” булып түбәндәгеләр танылды.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында – 1.Илдан Әхмәтханов /Яңгул/ 2.Тимур Зайцев /Чутай/ 3.Илназ Ганиев /Смәел/ 

70 кг.да – 1.Илнар Муллахмәтов /Яңгул/ 2.Илназ Минмуллин /Чутай/ 3.Алмаз Гыйльметдинов

80 кг.да – 1.Фәннур Латыйпов /Салавыч/ 2.Максим Максимов /Чутай/ 3.Айдар Галиев /Норма/

90 кг.да – 1.Айрат Хәйруллин /Яңгул/ 2.Рамил Камалетдинов /Яңгул/ 3.Рөстәм Низамов /Арбор/

90 кг.нан югары үлчәүдә – 1.Булат Вафин /Чутай/ 2.Айнур Ганиев /Норма/ 3.Инсаф Рәфыйков /Шеңшеңәр/.

Традиция буенча махсус бүләкләр дә тапшырыла бу бәйгедә.Елның елында мәрхүмнең гаиләсе, авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов,  Рамил Гыйльфанов бүләсез килмиләр бу бәйгегә. Аларның бүләкләренә Смәелдән Илгизәр Галимуллин, Яңгулдан Илнар Муллахмәтов, Нормадан Әдел Фазылҗановлар лаек булдылар, быел.

Күчмә кубок өчен нәтиҗәләр дә бик кызыклы булды. Бары 1 очкога өстенлек  белән генә үзләрендә калдыра алды Кубокны келәм хуҗалары. Икенче урынга – Чутай, өченчегә Норма егетләре лаек булды. Шулай инде ул..кайда көрәшкә чын караш-шунда җиңү. Ә без көрәшебезне дәвам итәбез..киләсе очрашуыбыз Чепьяда – балалар белән.

Очрашуларга кадәр!


 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш