Ландыш Гарифуллина: "Без бердәм булганга, бер-беребезне аңлап эшләгәнгә, шундый зур нәтижәләргә ирештек һәм ирешәчәкбез!" (фото)
Дорга авылы клубында "Активист" хуҗалыгы призына традицион шахмат ярышлары үтте.
Ярышлар һәрвакыттагыча балалар һәм зурлар арасында оештырылды. Һәр катнашучыга бүәкләр тапшырылды.Катнашучылар исеменнән жәмгыять рәисе Закиров Рафил Наил улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шулай ук гыйнвар аенда Бөтенрәсәй авыл укучылары арасында
шахмат ярышлары үтте. Команда составында Шаһимәрданова Рамилә, Хөрмәтуллин Азат, Хәйруллин Әмирхан, Абдрахманов Әмир катнашты.4 көн буена ике төр буенча (блиц һәм тиз шахмат) барган ярышларда безнең балалар сокландыргыч нәтиҗәләргә ирештеләр. 39 команда арасында блиц төреннән 3нче призлы урынны яуладылар.
Әмирхан ике төрдән дә беренче булды. Рамиләике төрдән дә - икенче, Азат кыска вакытка уенда - өченче, блиц төреннән беренче урынны яуладылар.
- Әлеге ярышка барырга акчалата ярдәм күрсәткәне өчен "Агрохимсервис" житәкчесе Наил Гыйләҗевка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Форсаттан файдаланып, балаларын ярышларга һәрдаим йөрткән әти -әниләргә дә зур рәхмәтемне белдерәм. Без бердәм булганга, бер-беребезне аңлап эшләгәнгә, шундый зур нәтижәләргә ирештек һәм ирешәчәкбез! - ди тренер Ландыш Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев