Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Роза тагын балаларны сөендерде (+фото)

"Дулкын" бассейнында түгәрәккә йөрүче балалар арасында Роза Шакирова призына йөзү буенча ярыш булып узды.

Бәйге уку елы тәмамлану хөрмәтенә уздырылды.

– Быелгы сезон тәмам. Алда җәйге каникуллар. Сезгә имин яллар телим. Яңа уку елында сезнең һәрбарчагызны да бассейнда көтеп калабыз, – дип изге теләкләрен ирештерде спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев.

Ә ярышларга килгәндә ул бик дулкынландыргыч булды. Чөнки ел буе өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясала торган мөһим ярыш булды ул. Су юлында барысын да секундомер хәл итә. Вакытны әйтеп тормыйча да, ул таблода күренеп барды. Иң яхшы нәтиҗәне малайлар арасында Хәкимов күрсәтте, ә  кызлар арасында Иркә Шакировага тиңнәр булмады.Хәйруллин, Алсу Кәримова – икенче, Шәмсетдинов һәм Аяна Гасымова өченче булдылар.

Даими ярышлар уздыруны матур гадәткә керткән Роза апалары бу юлы да саллы бүләкләр белән килгән иде.

– Ярышларны оештырып, без балалар алдына җиңүләргә ирешү бурычын гына куймадык, – ди Роза Шакирова. – Максат бер генә – барлык төркем йөзүчеләрен берләштерү, уңышларга бергәләп шатлану иде. Без моңа ирештек тә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев