Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Румыниядән җиңү белән! Бәхет тырышларга елмая

29-30 октябрьдә Румыниянең Констанца шәһәрендә кул көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.

Райондашыбыз, Яңа Салавыч авылы кызы Айгөл Вәлиева (тренеры Ранил Сафиулин) Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм уң кулы белән – икенче, сул кулы белән өченче призлы урын яулады.

Мәктәп елларыннан бик нык шөгыльләнеп, җиңү артыннан җиңүләр яулап килгән Айгөл бүгенге көндә Казандагы ТИСБИ университеты студенты, бизнес юнәлешендә белем ала. Лекциядән соң бер кичне дә калдырмый спортзалга тренировкаларга йөри. Авылга кайткан чакларында Балтачтагы тренеры Ранил Сафиуллинда шөгыльләнә. Румыниягә дә Ранил Сафиуллин белән барган. Кул көрәштереп, уңышка ирешеп чыгуга ук шатлыклы хәбәре белән уртаклашкан иң беренче кешесе – һәрвакыттагыча, әнисе Венера.

– Сул кул белән өченче урынга калганга кәефе кырылып шалтыратты, – ди әнисе Венера. – Булганына шөкер ит, дидем. Минем өчен иң мөһиме, баламның имгәнмичә, сау-сәламәт кайтуы. Гел хәбәрләшеп тордык, интернет заманы бит. Самолет белән очтылар, кунакханәдә тордылар. Аэропортта да, торган җирендә дә ватсап аша языштык. Ярый әле андый мөмкинлекләр бар, ана йөрәге тыныч түгел бит.

Айгөл ВӘЛИЕВА – Яңа Салавыч авылы кызы, Рәсәйнең спорт остасы, 2018 елда Татарстанның Ел спортчысы. Кул көрәшендә районда, республикада беренче урыннар алды, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә бронза медальләр иясе. Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә үткән Рәсәй беренчелегендә ике кулы белән дә беренчелеккә чыкты , Екатеринбургтагы Россия беренчелегендә
сул кулы белән – беренче, уң кулы белән дүртенче урын, ә гомуми исәптә беренчелекне яулады. Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча Европа чемпионатында беренче урынга лаек булды.

Румыниянең Констанца каласында узган дөнья чемпионатына 54 илдән 1500 армрестлинг остасы җыелган. Казанга укырга киткәнче Балтачта, аннан Казанда шөгыльләнүен дәвам иткән ( ә башкалада шөгыльләнә башлаулар тиз генә булмый: урын табулар, яраклашулар физик һәм рухи хәзерлекне дә күпмедер чикли З.Ш.) Айгөл беренче урынга өметләнеп барса, техник ялгышлык җибәрү сәбәпле, сул кул белән украин кызына җиңелә. Ул көнне Айгөлгә дә, тренерга да күңелле булмый, икенче урынга да чыга ала идек бит дип битәрлиләр үзләрен. Әмма тренер Ранил Сафиуллин бар мөмкинлекне уң кулга юнәлтергә чакыра, һәм кызу көрәштә Айгөл үзбәк кызын җиңеп, финалга чыга, һәм финалда уң кул белән икенче урынны ала.

– Әзерлек тә җитеп бетмәгәндер инде, – ди тренеры Ранил Сафиуллин. – Җиңүләргә бик авырдан ирештек, үзебезнекен үзебез генә беләбез. Авырлыкны куу да җиңел булмады, чөнки Айгөлнең яше бара, аврлык та арта. 16-18 яшьлекләрдән чыгып, киләсе елга 18-21 яшьлекләр арасында кул көрәштерә башлаячак бит инде. Румынияга баруыбыз бер баскыч өскә менү булды инде. Баскычның өстенә менеп утырсаң, кадере юк бит аның, ә болай тырышып-тырмашып, авырлык белән ирешкәне истәлекле дә, кадерле дә була. Перспектива бар, алга таба тырышырга да тырышырга инде.

Тренер сөйләгәндә, дөнья чемпионатында икенче, өченче урыннар әйбәт бит инде, дип уйлап утырдым. Анысы шулай, әмма беренчелекне яулыйбыз дип барган спортчылар өметләр акланмауның ни икәнлеген үзләре генә белә торгандыр. Тренер белән бары атнага ике тапкыр очрашып, калган көннәрдә телефон аша, читтән торып кына шөгыльләнү дә тәэсир итми калмагандыр.

– Румыниягә мин, чыннан да, беренчелекне яулыйм дип бардым, бик тә җиңәсем килде. Дөнья чемпионатында икенче мәртәбә катнашкангамы, ышаныч зур иде. Әлеге ярыш миндә уңай хисләр калдырды. Биредә үземне сынадым, көчемне ачыкладым. Яңа танышлар таптым. Көндәшләремне хөрмәт итәм, әгәр алар булмаса, мин җиңүләргә ирешә алмас идем. Төркия, укриана, һинд, үзбәк кызлары белән аралаштым. Ярыштан кайтуга ук мин өйгә, гаиләмә ашыктым.

Район данын даими яклап баручы, кояш кебек нурлы йөзле, сокланып туймаслык ихтыяр көченә ия Айгөл бик тырыш кыз. Алга таба да яңадан-яңа үрләр, зурдан-зур уңышлар, бәхетле мизгелләр насыйп булсын аңа. Бәхет бит тырышларга елмая.

Цитата: Констанца – Румыниянең борынгы каласы, биредә бик зур диңгез порты урнашкан. Урамнар бик тар, өйләр тәбәнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армрестлинг Айгөл Вәлиева