Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабабашларга бирешмәдек (+фото)

Балтач бозында ял көне ут күршеләр - Саба районыныӊ Сабабаш авылы һәм Норма авылы хоккейчылары очраштылар.

Ике команда уенчыларыныӊ бер-берсе белән бозда аралашып, дуслашулары ике команданыӊ иптәшләрчә очрашуына сәбәп булган. Иганәче дә табыла, ул «Норма» командасыныӊ уенчысы Азат Ганиев. Нормаларныӊ тиз алкалар ташлавы белән башланып киткән очрашу күпләрдә, күршеләр нормалыларга озак каршы тора алмаслар, дип фикер йөртергә нигез тудырды. Әмма, сабабашлар тиз генә бирешергә уйламадылар. Икенче периодта 8:3 белән оттырып барган уенга җанлылык өстәп, хәтта өченче вакыт аралыгында исәпне тигезли дә алдылар. Нормалылар, уенныӊ нинди борылыш алганын сизеп, дилбегәне үз кулларына алдылар. Соӊгы исәп 10:9 нормалылар файдасына! Соӊыннан, хоккейны тамаша кылырга килгән җанатарлар теләге буенча һәм осталыкларны тагын бер сынап карау өчен капкачы белән бергә-бер чыгып, буллитлар сугу булды. Бу юлы да «Норма» командасы өстен булды – исәп 3:2.

Соӊыннан һәр ике команданыӊ «Иӊ яхшы һөҗүмчесе», «Иӊ яхшы сакчы» һәм «Иӊ яхшы капкачы» дигән номинацияләрдә уенчыларына бүләкләр тапшырылды. Матур уен күрсәткән һәр команданыӊ уенчыларына зур рәхмәт! Афәрин Сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев