Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматчыларны куандырдылар. Кемнәр? (+фоторепортаж)

Менә инде ничә еллардан бирле Илнур Шакиров Балтач гимназиясендә үзенең шəхси призларына шахмат ярышлары үткəреп килә.

Районыбызда шахмат уенын популяшлаштыру максатында бик күп чаралар үткәрелә. Әлеге уенны үз иткән райондашларыбызның елдан-ел артуы да куанычлы күренеш. Инде ничә еллар Кариле авылында яшәүче Илнур Шакиров яшь шахматчыларны саллы бүләкләр белән куандыра. Шушы көннәрдә Балтач гимназиясендә ул үз призына кабат шахмат ярышлары үткәрде. Быел бу ярышлар 8 нче тапкыр үткəрелде. Укучы балаларның сəлəтлəрен ачу максатыннан быел бу ярышлар гимназия кысаларында гына үткәрелде. Ярышлар 3-5класс укучылары həм 6-8класс укучылары арасында оештырылды. Барлыгы 35малай hәм кыз үз көчләрен сынап карады. Ярышлар həрвакыттагыча югары дəрəжəдə, матур үтте, чөнки гимназия җитəкчелеге шахмат уенын популярлаштыру максатыннан һəр ярышка аеруча игьтибар бирә.
Менə алар быелгы ярышыбызның жиңүчелəре: 3-5сыйныфлар арасында: Данил Закиров, Камилә Юнысова – беренче, Кәрим Хәйруллин һәм Алсу Кәримова – икенче, Сәет Муллагалиев һәм Алия Зиатдинова өченче призлы урын яуладылар. 6-8 сыйныфлар арасында: Илсаф Шакиров, Айсылу Йосыпова – беренче , Булат Гафиуллин һәм Гүзәл Хөснетдинова – икенче, Әмир Әкбәров Зәлия Әүбәкирова өченче булды.
Жиңүчелəребезгə спонсорыбызның бүлəклəре həм дипломнары тапшырылды. Шулай ук башка ярышлардан аермалы буларак, 4 нче урынга калучылар да истəлек бүлəклəренә ия булды. Барлык ярышта катнашкан балалар исеменнəн Шакировлар гаилəсенə олы рəхмəтебезне җиткереп, ярышлар дəвамлы булсын иде дигəн телəктə калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат