Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама спортчысы Россиянең иң җитез спортчысы өчлегенә керде

Ярышта каршылыклар аша 60 метрга узышуда түбәнкамалы 18 яшьлек Семен Манаков катнашты.

Екатеринбургта җиңел атлетика буенча «Раштуа стартлары» XXIX Бөтенроссия ярышлары узды.Түбән Кама спортчысы Россиянең иң җитез спортчысы өчлегенә керде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

12 комплект медаль өчен иң көчле җиңел атлетлар көрәште, алар арасында Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә 40 тан артык җиңүче бар иде.

Ярышта каршылыклар аша 60 метрга узышуда түбәнкамалы 18 яшьлек Семен Манаков катнашты. Беренче узышны ул 7,87 секундта үтте һәм финалга чыкты. Узыш нәтиҗәләре буенча ул 3 нче урынны алды (7,93 сек.).

Ярышта Артем Макаренко (Мәскәү, Красноярск крае) җиңү яулады (7,60 сек.). Константин Шабанов (Мәскәү, Псков өлкәсе — 7,66 сек.) көмеш медаль алды.

«Без тренер Олег Анатольевич белән бу ярышларга спорт мастеры нормативын (8,10 сек.) үтәү максаты белән бардык, ә призерлар арасына эләгү — икеләтә күңелле, бигрәк тә шундый көчле компаниядә. Финалда барысы да мин теләгәнчә килеп чыкмады, бераз ялгыштым, димәк, эшлисе эшләр күп әле», — ди Семен Манаков.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев