Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хезмәт» газетасы призы тагын «Норма» командасында

39 ел дәвамында районда үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тарих битләренә язылды. 10 команда 2-3 гыйнвар көннәрендә дүрт бозда җиңүчене ачыклады.

Бу ярышлар алдагы атнада Карадуганда хоккейчы Рамил Зәкиев истәлегенә хоккей ярышларының эзлекле дәвамы булды, дип әйтергә тулы нигез бар. Районда хоккей уйнаучы, аны яратучы җанатарлар бик күп, вакытсыз бакыйлыкка күчкән хоккейчыларны искә алу, алар истәлегенә ярышлар үткәрү мәгънәле күренеш. Рамил Зәкиев истәлегенә узучы ярышларда 3 район командалары – «Игенче», «Мишәбаш», «Зифа», «Нур», «Норма», «Ашбузи», «Шәмәрдән» һәм «Бөркет» командалары катнашты. Киеренке көрәштә беренчелекне Смәел хоккейчылары («Зифа») яулады. Икенче урында – «Норма»(Тимирязев исемендәге хуҗалык), өченче урында – «Шәмәрдән» командасы, дүртенче урында Түнтәрнең «Нур» командасы булды. Һәм менә бер атнадан соң «Хезмәт» газетасы призына оештырылган турнир кысаларында Карадуган бозында янәдән «Зифа» һәм «Игенче» командалары очрашты. Алдагы елда Смәел авылында, яңа ачылган бозда карадуганлылар боз хуҗаларын отып, финалга үткәннәр иде. Бу елда да алар үзләренең уңышын кабатларга омтылдылар. Әмма, отып барган җирдән, кызганыч, җиңелделәр. Финалда «Зифа» командасы зона җиңүчесе «Узор.ру» егетләре белән очрашты, бу очракта яшь команда тәҗрибәле уенчыларга бирелергә мәҗбүр булды. Аңарчы «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык)  Чепья һәм Түнтәр хоккейчыларыннан тупланган «Нур» командасын җиңүгә иреште. «Нур» командасы исә 3-4 урын өчен барган киеренке уенда «Узор.ру» командасына оттырып, дүртенче урында калды, өченчедә – «Узор.ру» егетләре. Ә көне буе боз янында булган җанатарлар төп хәлиткеч уенда очрашу хокукын яулаган «Норма» һәм «Зифа» командаларының бозга чыгуын көтте. Газетабыз сайты битләрендә алдагы көндә сораштыру нәтиҗәләре буенча өстенлек нормалыларга бирелсә дә (тавыш бирүчеләрнең 44 проценты аларны җиңүче, дип атады, 31 процент кеше беренчелекне «Зифа» командасына бирде), тулы состав белән бозга чыккан  «Зифа» командасын һәм сан ягыннан күпкә аз «Норма» уенчыларын күргәч, күпләр җиңүне смәеллеләргә юрады. Сан белән түгел, җиңүгә омтылыш белән, безнекеләр җиңәчәк, диештеләр «Норма»ның  җанатарлары. Ахыр чиктә алар дөрес булып чыктылар. Нормалылар икенче периодта ике алка кертү бәхетенә ирештеләр, ә «Зифа» командасы өченче периодта исәпне тигезләде. Өстәмә билгеләнгән вакытта нормалылар алканы көндәшләре каркасына ташлап, җиңүгә ирештеләр. «Норма» командасы соңгы 8 елда 6 тапкыр «Хезмәт» газетасының күчмә призына ия булды. Соңгы елларда бу җирлектә, бигрәк тә һәр авылда хоккейга булган җитди карашның ачык чагылышы бу. Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчелеге дә чыгымнар арта дип тормый, ел саен хоккей командасына тиешле матди ярдәмен күрсәтә. Финал уеннарында чыгыш ясаган «Зифа» командасы егетләренең уңышын аерым билгеләп узарга кирәк. Моннан дистә еллар элек профессионал тренер алып кайтып, команда булдырып, хоккей уенын авылда гына түгел, районда да популярлаштырган бертуган Шакировларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Җиңүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән Дилүс Ганиевка, Рөстәм Хөснетдиновка һәм «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинант Хәйруллинга, район хоккей федерациясе җитәкчесе Илшат Шакировка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшмәкәр Галиевлар исә үз командасы – «Узор.ру» уенчыларына өстәмә акчалата һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Турнирның «Иң яхшы капкачы»сы дип «Норма» (Тимирязев ис. хуҗалык) командасыннан Риназ Вәлиев танылды, шушы ук командадан Алмаз Садыйков «Иң яхшы һөҗүмче», «Зифа» (Смәел) командасыннан Әмир Шакиров «Иң яхшы сакчы», «Норма» командасыннан Мурад Хәкимов «Иң яхшы уенчы» буларак билгеләп үтелде. Уеннарның һәр ике көнендә бозда хөкемдар булган егетләр, бигрәк тә Булат Шакиров, Мирвәт Галимуллин һәм Ирек Хаҗиев уеннарның кагыйдә кысаларында баруы өчен зур осталык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт