Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Янәдән чаңгы ярышлары

3 мартта Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак

2019 елның 3 мартында Балтач шәһәр тибындагы поселогында Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылар катнаша ала. Катнашучыларга 10 км һәм 30 км дистанцияне сайлау тәкъдим ителә.

Катнашучыларны теркәү чаңгы трассасында 9.00 сәгатьтә булачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Старт взносының күләме: 10 км – 300 сум, 30 км – 400 сум

Барлык спортчыларда да бәхетсезлек очрагыннан иминият полисы булырга тиеш.

Үз яшь категорияләрендә 1-3 урыннарны алган спортчылар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

baltasi.tatarstan.ru

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы