Республика клиник хастаханәсенеӊ бүлек мөдире вафат булган.
Кичә 54 яшендә Республика клиник хастаханәсенеӊ анестезиология и реанимация бүлеге мөдире Кирилл Малыкин вафат булган. Кешеләрнеӊ сәламәтлеген саклауга 30 ел гомерен биргән югары категорияле табиб соӊгы 10 елда анестезиология и реанимация бүлеген җитәкләгән. Ул хезмәттәшләре арасында дәрәҗәле, авыруларга карата миһербанлы табиб иде, дип язалар РКБ сайтында.
Нет комментариев