5 март көнне Балтачта террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды
Төрлесе

5 март көнне Балтачта террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды

Утырышта берничә мәсьәлә каралды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин социаль төркемнәрдә деструктив төркем абонентлары белән профилактик эшләр турында сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев район прокуратурасыннан килгән күрсәткечләргә таянып чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар арасында Илдар Габдрахманов та бар иде. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Балтач районында терроризмга каршы тору буенча эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы

Нет комментариев