Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган
Төрлесе

Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда урнашкан картлар йортында янгын вакытында 11 кеше үлгән. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Янгын бүген иртәнге өчләр тирәсендә Ишбулды авылында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач бинаның чормасын тулысынча ут чолган алган инде.

Янгынны иртәнге алтылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Дүрт кеше чыгып котыла алган, унбер кеше һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм полиция эшли.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын картлар йорты янган

Нет комментариев