Фирдүс Тямаевта нинди чир?
Төрлесе

Фирдүс Тямаевта нинди чир?

Җырчы Германиягә дәваланырга китәчәк.

Фирдүс Тямаев Германиядә операция ясатачак.

Популяр җырчылар туган авылларында милли бәйрәм оештыруны матур гадәткә кертте. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та Нурлатта иҗатташ дуслары белән матур бәйрәм үткәрә иде. Тик быел үткәрә алмый.

– Яңа сезонга үземне “ремонтлыйсы” бар әле. Сабантуй үткәрермен дигән идем, бу уйдан баш тартырга туры килде. Германиягә барып, операция ясатам. Барысы да яхшы булыр, Аллаһ теләсә. Чакырган җирләргә барам, чыгыш ясыйм, әмма үзем оештырмыйм, - дигән ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.

 

Фото: watantat.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


эстрада

Нет комментариев