Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Язгы чакырылыш башланды

Язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди?

Язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Призывник хәрби белгечлекне яки хезмәт итәчәк частьны сайлый аламы? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Балтач районы хәрби комиссары, подполковник Гайнуллин Дамир Нурмөхәммәт улы җавап бирә.

– Язгы чакырылыш халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан уздырылачак. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән ел.

Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 31 мартындагы 187 номерлы Указы нигезендә, язгы хәрби хезмәткә чакыру 2025 елның апрель-июлендә гамәлгә ашырылачак. Хәрби хезмәткә чакыру чаралары 2025 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Республикасы җыю пунк-тыннан җибәрүне башлау планлаштырылган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы вәкиле игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтте: «барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хезмәт узу өчен Россия Федерациясе территориясендә урнашкан даими дислокация пунктларына җибәреләчәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр яңа төбәкләрдә махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең билгеләнгән срокларын үтәгән барлык хәрби хезмәткәрләр үз вакытында эштән чыгарылачак һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк».

Апрель-июль айларында Балтач районыннан хәрби хезмәткә 40тан артык кешене чакырып җибәрү планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә чакы-рылучыларның өчтән бере, кагыйдә буларак, укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәрелә, аларда заманча хәрби техника үзләштереләчәк һәм хәрби-учет белгечлеге алачак. Укулар тәмамлангач, алган күнекмәләре нигезендә, алар коралларның һәм хәрби техниканың заманча үрнәкләрен эксплуа-тацияләү өчен гаскәрләргә җибәрелә.

Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның билгеләнгән нормалары чикләрендә яшәү урыны якында урнашкан хәрби частьләргә хезмәт узу мөмкинчелеге каралачак.
Традиция буенча машина йөртү һөнәре белгечлекләре аеруча кирәкле булды һәм шулай булып кала да. Бүгенге көндә икътисадый комплекста да машина йөртү белгечлеге кирәкле һөнәр. Россия хәрби көчләрендә хезмәт итеп кайткан егетләр, өйләренә кайткач, лаеклы югары түләүле эшкә исәп тота алачак.

Татарстан Республикасы интернет-порталының «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» бүлегендә хәрби хезмәткә чакырылу чорында «кайнар линия» бүлекчәсе эшләячәк. Анда кайнар линиянең барлык телефоннары күрсәтелгән. Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев