Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта
Төрлесе

Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава температурасы акрынлап күтәрелүен дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Әйтик, иртәгә төнлә республикада −13..-18 градус, көндез −8..-13 градус булачак. Явым-төшем көтелми.

16 декабрьдә, шимбә көнне, һава торышы үзгәрә. Республикада кар явачак һәм буран чыгачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә −11..-16 градус, көндез −6..-11 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә.

Якшәмбе көнне бераз кар көтелә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −12..-17 градус, көндез −12 градусны күрсәтәчәк.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында кар һәм буран көтелә. Һава температурасы күтәрелүен дәвам итә: 18 декабрьдә −4..-9 градус, 19 декабрьдә 0..-5 градус булачак.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев