Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кофе эчү кемнәргә ярамый?

Иртән, яки төшке аш вакытында кофе эчәргә яратучылар бихисап. Тик менә әлеге эчемлекнең организмга файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин.

Бу хакта табиб-эндокринолог, диетолог Алексей Калинчев яза.

"Иртән кофены ач карынга эчү һич ярый торган гамәл түгел. Мондый гадәтнең гастрит, панкреатит һәм ашказаны-эчәк системасының башка хроник авыруларын китереп чыгаруы ихтимал", - ди табиб. Ә менә ашаганнан соң кофе эчү зыян китерми.

Тик менә кофе төрле кеше организмына төрлечә тәэсир ясый: аны йокы басудан котылам дип эчү дөрес түгел, кемнедер ул, киресенчә, йоклата. Югары кан басымыннан җәфаланучыларга да бу эчемлектән баш тарту кирәк. Ә сәламәтлегендә мондый тайпылыш күзәтелмәгәннәргә кофе эчү әйбәт тәэсир итә.

Кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, ул баш мие эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле. Тик һәрнәрсәдә чама белү зарур. Кофены да көненә 2-4 чынаяктан артык куллану ярамый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кофе кәхвә