Май нинди булачак?
Төрлесе

Май нинди булачак?

Синоптиклар Татарстан өчен көтелмәгән яңалык җиткерде

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, ай дәвамында температура да, явым-төшем дә климат нормаларына якын булачак, дип яза «Шәһри Казан».

Белгечләр фаразлавынча, айлык температура республика буенча  +13,6 градус тәшкил итәчәк. Димәк, быел май ае ни артык эссе, ни артык салкын булмас дип көтелә. Яңгырлар да гадәти күләмдә булачак.

Шулай итеп, быелгы май табигать сюрпризларсыз узарга охшаган: кискен суыту да, аномаль эсселек тә көтелми. Әмма язгы һава торышының үзгәрүчән булуын онытмаска кирәк — кояшлы көннәрне кыска вакытлы яңгырлар алыштырырга мөмкин.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев