Сары майның файдасы санап бетергесез!
Көнбагыш маена күчтек шул... Ә сары май организмга бик кирәк.
Сары майның (кайнаган атланмай) файдасы турында күптәннән билгеле. Ул кулинариядә, медицинада, хәтта косметикада файдаланыла. Анда шулкадәр витаминнар, микроэлементлар күп: тимер, калий, кальций, магний, цинк, фосфор, марганец, бакыр... Нинди генә файдалы матдәләр юк анда!
Файдасы нидә соң?
Сары май ашказан-эчәк эшчәнлеген көйли (чөнки анда РР витамины, натрий, фосфор бар), иммунитетны ныгыта (цинк, бакыр хисабына), баш авыртуын баса (В витамины һәм калий), сөяк һәм буыннарны ныгыта, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, аны төрле авыруларны дәвалаганда (рахит, остеопороз, радикулит, салкын тию һәм төрле җәрәхәтләр) кулланалар.
Йөкле һәм бала имезүче әниләр өчен ул - бәяләп бетергесез кыйммәтле ризык. Шундагы А,Е һәм D витаминнары бала үсешенә яхшы йогынты ясый. Фосфор һәм кальций сөякләрнең формалашуына ярдәм итә. Аннары сары май авырлы хатыннар тарафыннан уңай үзләштерелә.
Өлкәннәргә дә сары май файдалы, ди табиблар. Беренче чиратта буыннар эшчәнлеген үстерү өчен. Хәтта аның баш тиесендәге процессларга уңай йогынты ясавы, фикерләүне яхшыртуы билгеле. Майлы тиешле күлмдә ашамаган балаларның үсештән артта калуы да бар.
Акмайга караганда аның өстенлекләре күбрәк: аллергия тудырмый, җиңел үзләштерелә, лактозаның эзе дә юк.
Халык медицинасында аны ангина, кизү, салкын тию, эч кату, радикулит чирләрен, җәрәхәтләрне дәвалауда уңышлы файдаланганнар. Сары май косметологиядә чәчләр һәм битле тәрбияләү өчен маскалар әзерләүдә кулланыла. Коры тирене йомшартырга, сырларны шомартырга, вак җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә. Аның ярдәмендә чәчләрне тукландырырга, үстерергә мөмкин, диләр косметологлар.
Сары май ашаганнар арымый! Бу азыкның бер зарарлы ягы бар – аның артык югары калорияле булуы. Артык ашау симезлеккә һәм шуның белән бәйле төрле чирләргә китерүе мөмкин. Беренчл чиратта - йөрәк-кан тамырлары системасы һәм ашказаны-эчәк эшчәнлеге чирләре. Чама белән ашаганда майның бер зыяны да юк. Панкреатит, холецистит, бөер һәм иммун системасы, симезлек белән бәйле чирләргә дучар кешеләргә аны анлап, чамалап ашарга тәкъдим ителә. Ә менә шикәр диабеты, атеросклероз, симерү чире белән зарланганнарга сары май ашау бөтенләй ярамый, дип искәртә белгечләр.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев