Табигать кочагында күңелле ял
Төрлесе

Табигать кочагында күңелле ял

Кояшлы, матур бер көндә без Балтач урта мәктәбенең 3 в сыйныф укучылары һәм әти-әниләре табигать кочагына сәяхәт кылдык.

Әлеге күңелле чара вакытында әти-әниләр безгә төрле-төрле уеннар уйнаттылар, егетләр белән кызлар командасы футбол уйнадык. Күңелле итеп уйнаганнан соң әти-әниләр әзерләгән тәм-томнардан авыз иттек. Гомумән алганда, рәхәтләнеп уйнадык, күңел ачтык, ял иттек.

Без, балаларга матур сәяхәт оештыручы сыйныф җитәкчебез Альмира Аликовнага һәм әти-әниләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  

 

 Инзилә Габдрахманова,

3 в сыйныф укучысы.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ял итү

Нет комментариев