Татарстанда атна башында һава температурасы нормадан түбән төшәчәк һәм яңгыр явачак
Төрлесе

Татарстанда атна башында һава температурасы нормадан түбән төшәчәк һәм яңгыр явачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, яңа атна башында Татарстанда салкынча һава торышы көтелә, һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, урыны белән яңгыр явачак.

Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 2-7 градуска кадәр түбәнәячәк, төнлә кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 6 сентябрьдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы +2..+7, көндез +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә туфракта шулай ук кырау күзәтелергә мөмкин.

Чыганак

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев