Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештырыла
Төрлесе

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештырыла

«Кайнар элемтә» коммуналь хезмәтләргә кертелгән яңа тарифларга багышланачак.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештыра. Бу хакта компаниядән хәбәр иттеләр.

«Июль ахыры — август башында татарстанлылар коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар күрсәтелгән счет-фактуралар алачак. Милекчеләргә 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча әлеге үзгәрешләр хакында тулырак мәгълүмат һәм кызыксындырган башка сорауларына җавап бирәчәкләр», - дип искәрттеләр ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәгендә.

«Кайнар элемтә» 26 июльдә 9.00-16.00 сәгатьләрдә оештырыла.

Фото: вебредактор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


жкх

Нет комментариев