Хәрби данны йөрәкләрдә саклыйсы иде
8 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Гаилә елын йомгаклау һәм дә Ватанны саклаучылар елын ачу уңаеннан мәдәни-патриотик чара узды
«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән, мәдәният-сәнгать әһелләре, хәрби ветераннар, яшь буын вәкилләре белән берлектә оештырылган чара хәзерге җәмгыять өчен аеруча да әһәмиятле — алга киткән, әмма гаилә кыйммәтләре аксаган тормышка тагын да җитдирәк тема — Ватанны саклау, аны ярату төшенчәсе үтеп керде.
Гаилә елы якты истәлекләре белән күңелдә калды — Карадуган җирлегенең яшь парлары Сөмбел белән Самат Зыятдиновлар Рәсәй башкаласы Мәскәү каласында Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә үткән мәртәбәле чарада язылышып, «Россия йөрәге» дигән гаилә учагын сүндерми республикабызга алып кайттылар һәм Татарстанның шулай ук яшь парына тапшырдылар. «Тарихта без эзлебез» дигән республика шәһәрләр бәйгесендә Гаязовлар нәселе Гран-при яулады.
«Шушма моңнары» проектында Балтачыбызның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте чагылдырылып, талантлы гаиләләребезне бер сәхнәдә күрә алдык. Сабантуйларында озак еллар бергә гомер иткән парлар хөрмәтләнде. Ел азагында Кариле авылында яшәүче 5 бала анасы Әлфия Вафина, Владимир Путин Указы нигезендә, «Ата-Ана даны» ордены белән бүләкләнде. Әлфия ханымның иптәше Рәдис Вафин «Алга» батальонында хәрби хезмәттә вакытта батырларча һәлак булды. Әнә шундый вакыйгалар белән үрелеп барган ел ачылышын сәхнәдә талантлы гаиләләребез дәвам итте — җырчы Эльвира һадиева әнисе, кызы белән нәкъ менә Гаилә елында «Тәрәзәдә әни күзләре» дигән трио белән сәхнәгә чыкты һәм меңләгән тамашачының күңелен яулады. Район мәдәният бүлеге мөдире Илназ Петров тормыш иптәше Гөлназ, уллары һәм кызлары белән туган авыл, мәктәп сәхнәләрендә генә чыгыш ясап калмыйча, район тамашачылары алдына күтәрелде. Талантлы гармунчы, сәнгать иясе, Сосна егете Рәмис Ганиев хәләле Фәния белән күңелләрне айкый торган «Син минем иң соңгы сөюем» дигән җыр башкарды. Куныр якларыннан данлыклы гармунчы Зөлкафир абый уллары белән тальян моңнарына күмде. Район сәнгать мәктәбендә эшләүче ирле-хатынлы Гүзәл һәм Алмаз Миргалимовлар дуэты экрандагы сюжетка ияртеп диңгез буйларына алып китә — хәләле аккордеонда, Алмаз үзе саксофонда бер дулкында көйләр суза. Әлеге тигез, матур парларда район сулышы, тормыш яме чагылыш таба. Чибәр Балтач кызларының биюләре, туган якның үлмәс җырлары, балаларның патриотик, милли, самими чыгышлары, Зилия Әскарованың шигыре — мәнле күңелләргә үтеп керде, гыйбрәт һәм сабак алырлык булды.
Сәнгать аша матурлыкка, батырлыкка илтүче мизгелләр рухиятендә район башлыгы Рамил Нотфуллин сәхнәгә күтәрелә. Гаилә елына нәтиҗә ясау, Ватан сакчылары елына фатиха бирү — районыбыз башлыгы хозурына күчә.
— 2025 ел — махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, — дип башлады чыгышын Рамил Нотфуллин. — Агымдагы ел — календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек символы. Ел дәвамында үтәчәк чаралар илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән райондашларыбызга карата тирән рәхмәт хисләрен белдерү буларак кабул ителсен иде. Ватанны сак-лаучылар елы безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм тормышның мәңгелек кыйммәтләрен искә төшерә. Бүгенге көндә илебез чикләре тыныч түгел. Украина җирләрендә махсус хәрби операция башланганга да 3 ел. Районыбызның ватанпәрвәр егетләре хәрби бәрелешләрдә батырларча катнаша, ил, халкыбызның тыныч тормышы өчен көрәшә. Аларны сагынып көтеп торучы әниләрен, тормыш иптәшләрен дә чын геройлар дип атар идем, чөнки алардагы сабырлык, ныклык һәм ышаныч — үзе зур каһарманлык билгесе. Кызганыч, яу кырында башларын салган солдатларыбыз да бар, алар мәңге безнең хәтердә. Совет халкының Бөек Ватан сугышында искиткеч батырлыклар күрсәтеп олы Җиңү яулавына да быел 80 ел була.
Батырларыбызны, тарихи үткәнебезне һәрчак истә тотыйк. Ничә елларга сузылган канкойгыч бәрелешләр исәбенә яуланган Бөек Җиңү үз әһәмият-кыйммәтен югалтмасын һәм киләчәк җиңүләргә, ил-көннәр имин-легенә якты маяк булсын иде! Бүгенге күркәм чарада яшь буын вәкилләре дә катнаша. Туган илебезнең имин киләчәге өчен җан атып яшәүче, өметле ватанпәрвәр яшьләр булырсыз дип ышанам. Хәрби дан көннәре һәр гаиләдә хөрмәт белән искә алынсын, данлы тарихыбыз буыннан-буынга ядкарь булып күчсен! 2024 ел — Гаилә елын да нәкъ шушылай тулы залларда тантаналы чара белән башлап җибәргән идек. Шулай ук 2024 ел Татарстан Республикасы тарихына Фәнни технологик үсеш елы буларак кереп калды. Балтач районы да замана белән бергә атлый. Районыбыз нигездә авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан район буларак, әлеге юнәлештә хезмәтне камилләштерү, заманча шартлар тудыру максатыннан җитәкче-белгечләр дә яңалыкларга йөз тотып эшлиләр. 2025 елның нигезе булган Ватан сакчылары елын тарихи үткәнебезне саклап һәм бүгенгебезне барлап, лаеклы уздырыйк. Ватан сакчыларына мәңгелек дан!
1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч Бөек Ватан сугышына районыбыз 12 меңгә якын улын һәм кызын озатты, шуларның яртысы диярлек сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары — Габдулла Гарифуллин, Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны һәм Россия Герое Олег Исаевны биргән төбәк. Төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбыз да — Ватан сакчылары, илнең лаеклы гражданнары, бүген үк туган илне сакларга әзер кадрлар. Армиядәге солдатларыбыз да шулай ук курку белмәс батыр егетләр.
Күркәм ачылышның кадерле кунагы — илебез хәрбие, капитан, танк ротасы командиры, Донецк Халык Республикасы Герое, Россия Герое, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, каһарман «Алеша» танкы экипажы белән дошманның хәрби колоннасын тар-мар иткән, үзенә алган «Монолит» кушаматы аша танылган Татарстан егете Рәсим Баксиков сәхнәгә менгәндә зал аягурә басты. Гаять тә дулкынландыргыч минутлар иде бу. Күз алдыннан егетләребезнең сары автобусларга утырып мобилизациянең беренче көненнән үк "Казан-Экспо"га китүләре, биредә яшәп, полигоннарда хәрби өйрәнүләр үтүе, аннан кызыл зур автобусларга төялеп вокзалга юл алулары, поезд белән махсус хәрби операция зонасына кузгалулары һәм... Күпләр инде туган якларына кайта алмады, мәңгелеккә ятып калды. Әле дә кайта батырларыбыз, кайта алар мәңгелек дан белән. Инде исәннәргә хәерле гомерләр телик тә, бердәмләшеп Җиңүне якынайту өчен көрәшик. Россия Герое да шул теләктә. Аның хәзинәдәй затлы сүзләрен һәркем йотлыгып тыңлагандыр. Бигрәк тә алгы рәтләрне тутырып утырган, хәрби хәрәкәтләрдә Ватанны сак-лаган ветераннар, белем бирү учреждениесенең яшьармиячеләре; Ватан сакчыларының якын кешеләре, район җитәкче-ләре бер горурлык хисе кичергәндер. Бу урында Рәсим Баксиковның Балтач гимназиясендә югары сыйныф укучылары белән үтемле очрашуын да әйтергә кирәк. Әлеге очрашуда катнашкан һәркемнең күңелендә Ватанга тугрылык төшенчәсенең асылы, Ватан сакчыларына карата хөрмәт билгесе һәм, әлбәттә, ил белән бергә җиңүне якынайтырга тырышу хисләре уянгандыр дигән теләктә каласы килә. Очрашулар юкка үткәрелми, аның нәтиҗәсе яшәештә, күңел халәтендә, гомумән, тәрбияви эшчәнлектә чагылыш таба.
— Искиткеч матур чара оештыргансыз, — дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Россия Герое Рәсим Баксиков. — Күрегез әле, — әни, кыз, онык — унисон җырлыйлар (бер тавышка җырлау — З. Ш.), бабай да уллары белән унисон уйный... Бу бит гаиләнең бер гармониядә, бер-береңне аңлап унисон яшәүне бәяли. Менә нәрсә өчен көрәшә безнең егетләр, гаилә өчен, тыныч тормышта бөрбөтен булып яшәр өчен. Барысының да мөмкин кадәр тизрәк исән кайтуларын телим, унике саннары сау-сәламәт булсын. Минем дә шунда киткәндә тормыш өчен, бер дулкында бәхетле яшәр өчен кайтасым килде. Аллаһ миңа ярдәм итте. Ил сагына киткәннәр белән исәнлектә күрешергә язсын.
Россия Героен районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең командасы һәм дә район хәрби комиссары Васил Вәлиев белән гаять тә җылы кабул итте, батырның янәдән районыбызга килүенә шат булуын белдерде. Рәсим Баксиков фойеда оештырылган күргәзмәне кызыксынып, күңел биреп карады.
Әһәмиятле ел ачылышына гаять тә зур игътибар бирелде, хәере белән дәвам итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев