Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды

Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.

Татарстан Президенты «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды, җиңүчеләрнең күпчелеге аның белән очрашырга теләвен белдерде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Эльбрус» клубы җитәкчелеге бәйгедә җиңүчеләр арасында аларның кайсы остаз белән очрашырга теләвен ачыклау максатыннан башлангыч тавыш бирү үткәрде. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы иң күп тавыш җыйды. Бәйгедә җиңүчеләрнең күпчелеген ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды», - диде Лилия Галимова.

«Эльбрус» Россия лидерлары клубы - «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы флагман проектының «Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе җиңүчеләре һәм финалистлары бергәлеге ул. Клуб әгъзалары арасында федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, зур корпорация менеджерлары, галимнәр һәм эшкуарлар бар.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашыр дип көтелә. Әңгәмәнең максаты - «Россия лидерлары» бәйгесе остазлары һәм җиңүчеләренең тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм аралашу өчен формаль булмаган мәйданчык булдыру», - дип искәртте Лилия Галимова. Очрашуда төрле темалар күтәреләчәк. 

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195847/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X